ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан командасы яшь патриотларның XIV халыкара слетында катнаша. Чара 11-23 февраль көннәрендә Идел буе федераль округы Россия Герое Ф.Кузьмин исемендәге Пермь кадетлар корпусы базасыда уздырыла. Слетта республика данын Казанның 137нче мәктәбе һәм Тәтеш районы Гражданнарны саклау көллияте студентлары яклый.

25 гыйнвардан 11 февральгә кадәр Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү оешмалары студентларының III Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы һәм чаңгыда йөгерү ярышлары узды. Биредә 70тән артык командадан 500дән артык егет һәм кыз катнашты.


12
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыдагы "Кванториум" балалар технопаркында булдылар.

15 февральдә 10.00дә Казандагы “ТИСБИ” идарә университетында инклюзив белем бирү практиклары халыкара конгрессының пленар утырышы була. Анда катнашучылар инклюзив белем бирү методикалары һәм технологияләре, үзебезнең һәм чит илләр модельләре турында фикер алышыр, мәгарифнең барлык баскычларында төрле авырулы балаларны җайлаштыру, инвалидларны инклюзив белем бирүдә җитәкләү, тьюторлык ярдәме буенча тәҗрибә уртаклашыр дип көтелә.

Татарстанда БДИ-2016га 17 меңнән артык катнашучы язылган. Искәртеп узабыз: быелга бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү 1 февраль көнне тәмамланды. Профиль дәрәҗәдәге математиканы 11 меңнән артык укучы (2015 елда андыйлар 15 меңнән күбрәк булган), база дәрәҗәсендәге математиканы 10 меңнән артык (2015 елда 8 меңнән артык кеше) укучы тапшырачак.

2016  елда бердәм дәүләт имтиханын үткәрүгә әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы "кайнар линия”се үз эшен дәвам итә.  “Кайнар линия” телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.

Бүген Автомобильчеләр урамында яңа төзелгән 23 фатирның 8е үзләренең яңа хуҗаларын тапты. Фатирлы булучыларга ачкычларны Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм ТР мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима тапшырды.Яшьләр яңа торакны “Ятимнәргә - торак” программасы кысаларында алды.

18 апрельдә Казандагы “Сәләт” йортында (Островский ур., 23) М.И. Мәхмүтов исемендәге “Фәнсар” мәктәбенең I республика фәнни-гамәли конференциясе була. Анда Татарстан мәктәпләренең 8-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.

10 февральдә КФУ каршындагы Н.И. Лобачевский исемендәге лицейда республика районнары методист-психологлары, Казан шәһәре мәктәпләре педагог-психологлары өчен фәнни-гамәли конференция узды.Конференция кысаларында Мәскәү шәһәре, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасының әйдәп баручы белгечләренең гамәли хезмәтләре каралды.


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

11 февральдан "Белем дөньясы" телепроекты эфирга яңартылган форматта чыга башлый. Хәзер һәр пәнҗешәмбе 19.30 сәгатьтә ТНВ каналында “Белем дөньясы” мәгълүмати-аналитик тапшыруын карагыз. Тапшыру сезне  мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырачак, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу һәм тагын күп темаларны яктыртачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International