17-19 февральдә Казанда Бөтенроссия "Җиңү" хәрби-спорт уенының республика этабы уза. Уенның финалында 15 команда, 150 кеше катнаша. Уеннарның рәсми ачылышы "Патриот" республика үзәгендә 17 февральдә узды.
Бүген Татарстан бөтен ил белән бергә беренче тапкыр РФ Президенты указы белән расланган яңа федераль бәйрәм - Россия студентлар отрядлары көнен билгеләп үтә. Шулай итеп, бу бәйрәм республикада ел саен билгеләнәчәк.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәр барышында ТР Президенты Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы эшчәнлеге белән танышты. Аны ТР вице-ремьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин озата йөрде.
15 февральдә Зәй районында "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабының зона туры узды. Биредә Сарман, Актаныш, Чирмешән, Зәй, Түбән Кама, Мөслим районнарыннан килгән укытучылар көч сынашты.
Казанның информатика буенча XXVII халыкара олимпиадасына әзерлек дәрәҗәсе шактый югары. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында үткәрелгән әлеге агентлык генераль директоры Леонид Толчинский белән "Көн темасы" очрашуында информатика буенча халыкара олимпиаданы оештыру комитеты рәисе Владимир Кирюхин шулай дип белдерде.
Татарстанда инклюзив белем бирүне гамәлгә ашырган база мәктәпләре челтәрен киңәйтү күздә тотыла. Бүген Казандагы “ТИСБИ” идарә университетында уздырылган инклюзив белем бирү практиклары халыкара конгрессының пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шул хакта белдерде. Утырышта РФ Дәүләт Думасы мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары, депутат, Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыяте вице-президенты Олег Смолин, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, РФ Президентының инвалидлар эшләре буенча комиссиясе әгъзасы Ольга Каширина, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин, Россия мәгариф академиясенең Коррекцион педагогика институты директоры вазыйфаларын башкаручы Александр Хорошилов һ.б. рәсми затлар катнашты.
Бүген Казандагы “ТИСБИ” идарә университетында инклюзив белем бирү практиклары халыкара конгрессының пленар утырышы уздырылды. Анда РФ Дәүләт Думасы мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары, депутат, Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыяте вице-президенты Олег Смолин, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, РФ Президентының инвалидлар эшләре буенча комиссиясе әгъзасы Ольга Каширина, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин һ.б. рәсми затлар катнашты.
2016 елның 12 февралендә Лениногорск районында "Ел укытучысы-2016" Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Зона этабының беренче көнендә Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск районнарыннан укытучылар дәрес һәм мастер-класслар күрсәтте.
Бүген Икътисад, идарә һәм хокук институтында Н. И. Лобачевский исемендәге премиягә студентлар арасында фәнни хезмәтләргә еллык ачык конкурс ачылды.
19 февральдә Казандагы “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Сәмрух” премиясен тапшыру тантанасы була. Премия ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Сәләт” иҗтимагый фонды тарафыннан, беренче тапкыр республиканың “Сәләт” хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү, шушы оешма әгъзалары, партнерлары, проектлар авторлары эшчәнлегенә бәя бирү максатыннан, тапшырыла.