7 декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "2015 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен бирү турында"гы 1169нчы указны имзалаган.
2015 елның 4 декабрендә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Сара Садыкова иҗатына багышланган "Җидегән чишмә" республикакүләм вокалчылар бәйгесе узды. Бәйге педагогик белем бирүче урта һөнәри уку йортлары студентлары арасында үткәрелә. Бәйгедә Яр Чаллы, Казан, Бөгелмә, Лениногорск, Минзәлә һәм Түбән Камадан студентлар катнашты.
2-4 декабрьдә "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә үткән "Машина төзелеше. Метал эшкәртү. Казан" һәм "TechnoСварка" күргәзмәләре кысаларында WorldSkills стандартлары буенча республикакүләм һөнәри осталык чемпионатының сайлап алу этабы узды.
Әлмәт укучылары халыкара олимпиададан зур уңышлар яулап кайтты.
2015 нче елның 3-4 декабрендә Санкт-Петербург шәһәрендә “Безнең балалар” исемендәге ел саен үткәрелгән III форум узды. Форумда Рәсәй Федерациясенең регионнарыннан килгән делегацияләр катнашты. Татарстан Республикасын Алабуга һәм Тубән Кама шәһәрләреннән килгән ятим балалар йортлары вәкилләре тәкъдим итте.
«Казан шәhәренең ата-ана каравыннан мәхрүм балаларны гаиләгә урнаштыруда, алмаш гаиләләр әзерләүдә теләктәшлек итү үзәге»ндә әзерлек узучылар Дәрвишләр бистәсендә урнашкан 11 интернатта тәрбияләнүче балалар, анда эшләүче белгечләр белән очраштылар.
Бердәм дәүләт имтиханнарына әле ерак булса да, унберенчеләргә кайсы фәннән сынау тотасын билгеләр вакыт җитеп килә. Моның өчен нинди һөнәр сайлаячагыңны ачык күзалларга кирәк.
Казан (Идел буе) федераль университеты белән Юныс Әмре (Әнкара) исемендәге институт проекты - Төркияне өйрәнү үзәге Казанда эшчәнлеген вакытлыча туктатты. КФУ матбугат хезмәтендә шул хакта бәян итәләр.
5 декабрьдә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты базасында “Туган телем – шагыйрьләр теле” III республика фәнни-тикшеренү конференциясе була.
2-3 декабрьдә Пермь краенда Татар мәгърифәтчелеге көннәре үткәрелде. Бәйрәм чараларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе, Пермь краеның дәүләт органнары вәкилләре, татар этномәдәни эчтәлекле программа буенча белем бирә торган мәктәпләре директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.