ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Казан шәһәренең 19нчы гимназиясе директоры Нияз Гафиятуллин - "Мәктәп директоры-2015" Бөтенроссия белем бирү оешмалары җитәкчеләренең һөнәри бәйгесендә икенче урынга лаек дип табылды.

2015 елның  2  декабрендә  Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 16 меңнән артык  укучы,  2016 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак. Мөмкинлекләре чикле укучылар һәм инвалид-балалар өчен инша изложение белән алмаштырыла ала. Татарстанда изложения язу өчен  429 укучы теркәлгән.  

1-4 декабрьдә Россия Федерациясе регионнарыннан  мәктәп укучылары  "Плюс" дип аталган математика фәненнән онлайн-олимпиадада катнашачак.  Татарстан Республикасыннан әлеге олимпиадада 52 укучы көчен сынап карыячак.

3-6 декабрь көннәрендә “Казан” милли иәдәният үзәгендә "Акыл фабрикасы" белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе узачак. Анда Татарстандагы яшьләр оешмаларыннан, Россиянең 20 төбәгеннән һәм 3 чит илдән киләчәкләр.


28
ноябрь, 2015 ел
шимбә

2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәрр осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм үткәрү буенча чараларны үтәүдә катнашучы оешмалар эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итү максатында оештыру комитеты төзелгән. Тиешле карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.

6 декабрь көнне сәгать 10да Алабугада кәгазь очкычлар ясау буенча районара чемпионат башлана.

28 ноябрь көнне Лениногорск балалар йортында гаиләләрендә ятим балалар тәрбияләүчеләр арасында әниләр көненә багышланган ярыш узды. Балалар  чыгышларын үзләре өчен иң кадерле кешеләргә-әниләренә багышладылар.


27
ноябрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 26 ноябрендә Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая Казан шәһәре Мәскәү районының 387нче балалар бакчасында булды. Балалар бакчасы тәрбиячеләре кунакларны мәктәпкәчә яшьтәге балаларны рус, татар һәм инглиз телләренә өйрәтүдә балалар эшчәнлегенең төрләре белән таныштырды.  

2016 елда дәүләт йомгаклау аттестациясе 9нчы сыйныфта мәктәп программасын үзләштерү тәмамлангач  мәҗбүри ике фәнне (рус теле һәм математика) һәм билгеләнгән исемлектән сайлап алынган ике фәнне  тапшыруны күздә тота. 2016 елда мәҗбүри фәннәрдән канәгатьләндерерлек нәтиҗәләр булса  дәүләт йомгаклау аттестациясе уңышлы тапшырылган дип саналачак.

“Ана булу изгелеге”/“Святость материнства” Бөтенроссия программасының  IV форумы кысаларында 2015 елның 26 ноябрендә "Сацуро" оешмасы Президенты Норио Акахори җитәкчелегендәге Япония делегациясе Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 19нчы гимназиясендә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International