ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 3 ноябрендә 17 сәгатьтә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында Анастасия Волочкованың хәйрия концерты була. Анастасия Волочкова - россия балеринасы, биюче һәм җәмәгатьчелек эшлеклесе.

2015 елның 29 октябрендә өч йөздән артык татарстан мәктәп укучылары  үзләренең әти-әниләре белән Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында  "Романның гаиләсе" спектаклен карады. Спетакль улы каты авыручы ана кешенең язмышы турында.

Зәй районының барлык мәктәпләрендә октябрь ае дәвамында “Дөньядагы иң зур дәрес” исеме астында сыйныф сәгатьләре оештырылды.
1 ноябрь көнне 11.00дә Иннополис университетында “Федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә ашыру шартларында төп һәм өстәмә белем бирүдә IT-компетенцияләрне үстерү” темасына фәнни-гамәли конференция була.
Иске Урыссу мәктәбендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең “Гаилә һәм мәктәп: балаларны тәрбияләү нәтиҗәләре өчен җаваплылыкның хокукый аспекты” темасына район семинары үтте.

30
октябрь, 2015 ел
җомга
29 октябрьдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Удмуртия Республикасында Татар мәгарифе көннәрендә катнашты.

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 нче елның 28 нче октябрендә, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында “Күпмәдәниятле җәмгыятьтә милли телләрне саклау һәм үстерү” дигән темага Россия Федерациясе халыклары телләрендә II төбәкара фәнни-гамәли конференция һәм укулар үтте.
2015 елның 30 октябрендә татар халкының күренекле композиторы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Сара Садыйкованың туган көне уңаеннан татар халкының җыр һәм музыка сәнгате өлкәсендә якты эз калдырган әлеге мәшһүр сәнгатьченең исемен мәңгеләштерү максатыннан Сара Садыйкова исемендәге төбәкара ачык фестиваль-конкурс үткәрелә.
27-31 октябрьдә Иннополис Университетында "Робототехника" юнәлеше буенча өстәмә гомумибелем  программасын гамәлгә ашыручы педагоглар квалификация үстерү курсларында катнаша.  Шул ук вакытта Иннополис Университетында робототехника буенча олимпиада биремнәрен  чишү буенча ТР мәктәп укучылары өчен республикакүләм профиль смена уза.
Казанда беренче мәртәбә “Татарстан студентлары күрке” (“Краса студенчества Татарстана”) сәләтлелек, нәзакатьлелек һәм артистлык осталыгы конкурсы уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International