ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Казанда Е.К.Завойский исемендәге премия конкурсы нәтиҗәләре игълан ителде. Финалда 6 кеше катнашты. Казанның берничә яшь галиме җиңүче булып танылды.
6 ел дәвамында “Кадр резервы” Республика проекты кысаларында 1,4 мең яшь кеше үзенең белемен арттырган. Алар барлыгы 38 эре һәм 1,2 мең социаль акцияләр гамәлгә ашырган.

28
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 27 октябрендә Казанда тарих һәм җәмгыять белеме дәресләре укытучылары Форумы узды. Чарада республиканың  тарих, җәмгыять белеме,  дин мәдәнияты һәм дөньяви  этика нигезләре дәресләрен алып баручы 400дән артык укытучы катнашты. 
Бүген сәгать көндезге 3тә Казан (Идел буе) федераль университетының актлар залында эксперименталь, теоретик һәм гамәли физика өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен яшь галимнәргә, тантаналы рәвештә, Е.К.Завойский исемендәге Казан премиясен тапшырачаклар.
Бүген Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында (К.Маркс урамы, 74) “Время новых идей” белем бирү проектын ачу тантанасы уздырылды.
Яшел Үзән районының барлык мәгариф учреждениеләрендә ата-аналар җыелышлары бара.

27
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Белем бирү оешмаларының иң яхшы китапханәләрен барлау һәм аларның эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, агымдагы елның 25 нче августыннан 23 нче октябренә кадәр “Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика бәйгесе үтте.
Иртәгә, 2015 елның 28 октябрендә, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе халыклары телләрендә укучыларның фәнни-гамәли конференциясе һәм укуларының йомгаклау этабы үткәрелә.
Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкәчә белем бирүдә иң яхшы модель конкурсы җиңүчеләрен игълан итте. Әлеге бәйгедә барлыгы  Россиянең 36 төбәге катнашкан. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының берьюлы өч проекты җиңүче дип  табылган.
25 октябрьдә Татарстан яшь биологларының V Республикакүләм турниры тәмамланды. Турнирда Казан шәһәреннән һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан 19 команда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International