ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2015 ел
җомга
Татарстан Республикасында 2015-2016 елга балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына массакүләм туплау эше төгәлләнде. 5 ай дәвамында “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати система аша башкарылган бу эш нәтиҗәсендә, 50 меңнән күбрәк бала балалар бакчасына юллама алган.
Менделеевск районының Иж Тамагы авылында 80 урынлы "Солнышко" балалар бакчасы ачылды. Объект быел ремонтланган, яңа төзелгән ун балалар бакчасының бу берсе булды. Аның төзелешенә 55,04 млн сум акча бүленгән.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2016 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниеләрен әзерләгән.
2015 елның 26 августыннан 5 сентяберенә кадәр, Хәйрия фонды балаларга ярдәм итү “Ambotis Foundation”, Солоника шәһәренең Генераль консульствасы, Россия Федерациясенең Татар Республикасы буенча Эзләү комитеты ярдәмләре белән “Чистай балалар йөртында” тәрбияләнүчеләр Грециянең Солоники шәһәрендә булып кайттылар.
11 сентябрьдә республика мәктәп укучылары "Әкият" курчак театрының яңа сезондагы беренче спектаклендә булды. "Юл йөрү кагыйдәләре паркы" дип аталган әлеге спектакль юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән. Спектакльне 250 укучы карады.

10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Алабуга шәһәрендә 260 урынлык "Киләчәк" балалар бакчасы ачылды. Әлеге бакчаның ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель  Фәттахов һәм Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.
Олы Әтнә мәктәбе елның елында мул уңыш җыеп алып сөендерә. Быел да мәктәп коллективы үстергән яшелчәләрнең исәбе-хисабы юк.
2010–2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү буенча "Киләчәк" – "Будущее" стратегиясенең өченче этабын гамәлгә ашыру буенча чаралар планы кысаларында, 2015 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм авыр хәлле балаларны республиканың әйдәп баручы театрларына алып бару  оештырыла.

9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның 146 нчы мәктәбе өлкән сыйныфлары укучылары белән очрашты. Очрашу мәктәп ресторанында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
8 сентябрьдә Казан федераль университетының Психология һәм белем бирү институтында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 1-4 курс студентлары белән очрашты. Очрашу дәвамында студентлар министрга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International