ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының "Балаларга өстәмә белем бирү системасының яңа моделе" проектын тормышка ашыру өчен пилот төбәкләренең берсе булды.
22-26 июнь көннәрендә Саратов шәһәренең Саратов дәүләт аграр университеты базасында Идел буе федераль округы республика һәм өлкәләре укучылары катнашында “Куркынычсызлык мәктәбе” дип аталган регионара ярышлар узачак.

17
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген “Мәктәп директоры-2015” Бөтенроссия конкурсының читтән торып үткәрелгән турының икенче этабына узган 80 катнашучының исемлеге билгеле булды. Татарстан катнашучылар саны буенча лидерлар рәтендә.
Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Яшел Үзән муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Осиново бистәсендә яңа балалар бакчасы ачу тантанасында катнашты. "Звездочка" балалар бакчасы "Радужный" микрорайоны белән янәшә урнашкан һәм 260 балага исәпләнгән. Яңа объект бер ел эчендә төзелгән. Проектның гомуми бәясе 142 млн. сумнан артык. Бинада музыка һәм физкультура заллары, методика, татар телен өйрәнү кабинетлары һәм медицина бүлмәсе бар.
Казанның һәр районында Милли белем бирү үзәкләре булдырылачак. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының 43 нче сессиясендә Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
17 июньдә Яр Чаллы шәһәреннең 35нче мәктәбе базасында “ГТО” - Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең региональ этап финалы старт алды.
Кичә Казанның 121нче лицее актлар залында Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмовның (1926-2014) туган көненә багышланган тантаналы чара уздырылды. Анда ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты рәисе Рафил Нугуманов, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары, эчке хезмәт генерал-майоры Дамир Динниулов, ТР Милли музее карамагындагы “Витязь” хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Вячеслав Хабаров, Сабир Әхтәмовның кызы Әлзия Кантимерова, лицей директоры Венера Хәйретдинова, укучылар катнашты.

16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Бүген “Артек” халыкара балалар үзәгендә зур бәйрәм чаралары үткәрелә: данлыклы лагерь 90 еллыгын каршылый. Бүген сәгать 23.40та "Первый канал" телевидениесе шул уңайдан документаль фильм премьерасын тәкъдим итә.
17-19 июнь көннәрендә Яр Чаллы шәһәреннең 35нче мәктәбе базасында “ГТО” - Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең региональ этап финалы узачак.
Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе башланды. Беренче тапкыр ул, ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән, 2013 елда үткәрелде. Акция ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, оештырыла. Чара 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның төп максаты – эшмәкәрләрне, бизнес вәкилләрен, предприятие һәм оешма җитәкчеләрен, үзләре белем алган уку йортына хәленнән килгәнчә ярдәм кулы сузуга җәлеп итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International