ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Актаныш сәләтле балалар гуманитар гимназиясендә белем алган Айдар Шәйхинны Тукай дип йөртәләр. Түбәтәй кия ул. Әлеге кушаматын да шуңа бәйли. “Әмма алай дип дәшүләре бер дә ошамый. Тукай булыр өчен, моңа лаек булырга кирәк”, – ди Айдар.
Мәгариф һәм фән министрлыгы грант алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итүен дәвам итә! Грант алырга теләүчеләр арасында тест үткәрү 2014 елның 16 июленә 10.00 сәгатькә планлаштырылган.
Районда бара торган бик күп төзелеш, ремонт эшләре арасында дүртесе район җитәкчелегенең беренчел көндәлек игътибар үзәгендә тора. Болар – балалар бакчасы, педагогия көллияте, коррекция интернат-мәктәбе, авыл хуҗалыгы техникумы.
Аларның һәрберсе августның 20ләрендә куллануга тапшырылырга тиеш. Районда бара торган бик күп төзелеш, ремонт эшләре арасында дүртесе район җитәкчелегенең беренчел көндәлек игътибар үзәгендә тора. Болар – балалар бакчасы, педагогия көллияте, коррекция интернат-мәктәбе, авыл хуҗалыгы техникумы.
Аларның һәрберсе августның 20ләрендә куллануга тапшырылырга тиеш.

14
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Узган атнада төннәрен салкын булса да, Әгерҗе районы Кичкетаң авылында оештырылган палаткалы лагерьда ял итүче балалар: “Палаткада йоклавы бик рәхәт. Черки дә юк, саф һава, йоклый торган капчыктан борын гына чыгып тора“, – диләр. Палаткалы лагерьда быел Әгерҗе, Красный бор, Кырынды авылларыннан Кичкетаңда 30 яшүсмер табигать кочагында рәхәтләнеп ял иткән.

11
июль, 2014 ел
җомга
11 июль көнне Актаныш районында өч социаль обьект кулланылышка тапшырылды. Ачылу тантаналарында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнашты.
Нурлат районында 2014-2015 елларга балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә комплектлау дәвам итә. 1 июньнән старт алган комплектлау барышында “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүматлаштыру системасы аша 500гә якын бала бакчага юллама алган.

10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның 30 июненнән 2 августына кадәр Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында “Рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү программасын тормышка ашыру кысаларында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия учреждениеләре тәрбиячеләренең коммуникатив компетентлыгын камилләштерү” дигән темага белем күтәрү курслары үткәрелә.

9
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген “Дуслык табылган урын” (“Месторождение дружбы”) Татарстан яшь геологларының беренче кыр ачык олимпиадасына нәтиҗәләр ясалды. Ябылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, “Татнефть” ААҖнең баш геологы Рәис Хисамов, балалар-яшүсмерләр геология хәрәкәте буенча Үзәк совет рәисе (Мәскәү) Светлана Яшина катнашты.
Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе старт алды.Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе старт алды.
Алабугада “Бердәм Россия” партиясе ярдәмендә оештырылган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе башланды. Ул август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аңа Алабуганың теләге булган һәр кешесе кушыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International