ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
18 июньдә Казанның “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасында Мәктәпкәчә белем бирү елы нәтиҗәләре игълан ителде. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Агымдагы елның көзендә башкалабызның Һади Такташ урамындагы йортларның берсендә Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге татар милли балалар бакчасы беренче нарасыйларын кабул итәр дип көтелә.

18
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
“Безнең яңа укытучыбыз” грантын алу өчен бәйгедә катнашырга теләүчеләргә ашыгырга кирәк. 2014 елның 23 июлендә mon.tatarstan.ru ( «Гранты учителям» бүлегендә) сайтында катнашучыларның электрон теркәлү вакыты тәмамлана.
Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы 1889 елда төзелгән. Бүген шушы урта һөнәри белем бирүче дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе агросәнәгать комплексы өчен 7 белгечлек буенча белгечләр әзерли. Ул укучыларның эшче һөнәрләре буенча һөнәри әзерлегенә старт бирә торган үзенчәлекле мәйданчыкка әверелде.

16
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген математика буенча мәҗбүри бердәм дәүләт имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Быел математика буенча БДИдан уртача балл 48,4 балл тәшкил итте (2013 елда 56,6 балл иде). Укучыларга, ким дигәндә, 24 балл җыярга кирәк иде. 421 укучы минималь чикне уза алмады.

11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
11 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары химия һәм җәмгыять белеме фәннәреннән төп дулкындагы соңгы БДИны тапшыра. Җәмгыять белеменнән БДИ сайлап алынган фәннәр арасында иң массалыларның берсе – аны тапшырырга 10 мең 100 укучы теләк белдергән.
БөтенТатарстаннан педагог-тәрбиячеләр Түбән Камада җыелды. Биредә ике көн дәвамында республика семинары узачак. Анда 40ка якын урта һөнәри белем оешмаларыннан тәрбия буенча урынбасарлар катнаша.
Июнь башында Нурлат районында мәктәпкәчә учреждениеләргә 2014-2015 уку елына балалар туплый башладылар. 10 көн эчендә «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша 473 юллама бирелгән.
Быел “Сәләт” яшьләр үзәге үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Үзәкнең җәйге лагерьларында 4 меңнән артык бала ял итәр дип көтелә. Бу хакта бүген “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм агентлыгында үткән матбугат конференциясендә “Сәләт”нең җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов сөйләде.
5 нче июньдә Мамадыш шәһәрендә “Олимп” спорт комплексы базасында, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы карары буенча, Россия Махсус Олимпиада программасы кысаларында республика ярышлары узды. Ярышларда республикабызның зональ этапларында армрестлинг, өстәл теннисы, мини-футбол буенча җиңү яулаган 10 команда көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International