ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Казанда “Заречье” сәламәтләндерү лагеренда Татарстанның яшь геологлары арасында республикакүләм ачык кыр олимпиадасы башланды. Олимпиадада Татарстаннан 26 команда һәм Кырым Республикасының Бакчасарай раойныннан 1 команда катнаша.
Яшь геологлар республика олимпиадасы катнашучылар парады белән ачылды. Татарстан данын Азнакай, Актаныш, Әлмәт (3 команда), Арча, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Түбән Кама, Нурлат, Саба һәм Сарман муниципаль районнары, шулай ук Казаннан (5 команда) һәм Чаллы яклый.
25 июнь көнне Казанда Татарстан Республикасында узган Математика елына нәтиҗәләр ясау тантанасы узачак. Математика елы кысаларында Татарстанда “Иң яхшы математика укытучысы”, “Математика дәресләрендә иң яхшы методик эшләнмә” һәм “Укытучыларның икенче дистанцион олимпиадасы” бәйгеләре узды.
Хәзерге вакытта Татарстанның 30 елдан да «картрак» булмаган һәм капиталь ремонт программасына кергән барлык мәктәпләрендә тулы куәтенә төзекләндерү эшләре бара.
Бүгенге көндә 151 гомумбелем бирү мәктәбенең 8ендә планлаштырылган барлык эшләр дә төгәлләнгән инде. Алар арасында Апас районының – 2, Зәй районының – 2, Лаеш, Тәтеш, Сарман һәм Чүпрәле районнарының берәр мәктәбе бар.
23 нче июньнән башлап 29 на кадәр Болгар шәһәрендә беренче тапкыр “Болгар-Туган Тел” профильле сменасы үтәчәк. Ул уку-укыту, мәдәни һәм иҗади юнәлешләрдә эшлиячәк, палаткалы лагерь тибында ачык һавада узачак. Форумда төрле олимпиада, фәнни конференция җиңүчеләре, интеллектуаль бәйге, иҗтимагый проект, фестиваль лауреатлары һәм башка күп кенә сәләтле 7-11 нче сыйныф укучылары катнаша алачак. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк – катнашучылар Татарстан Республикасының мәктәп укучылары гына түгел, ә Россияның башка регионнарыннан да көтелә. Лагерьның программасы татар мәдәниятын, телен үзләштерүгә, татар телен тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы файдалануга, өйрәтүгә юнәлдерелгән.

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
18 июньдә Казан шәһәрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, Татарстан Республикасында узган Мәктәпкәчә белем бирү елына нәтиҗәләр ясау һәм “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” һәм “Балалар бакчасы-2013” республика бәйгеләре җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.
Барлыгы 150дән күбрәк бала “Глаголица” республикакүләм бәйсез премия өчен көрәшергә теләк белдергән.
Хәзерге вакытта проектның сайтында Казан, Әлмәт, Арча, Бөгелмә, Кайбыч, Яшел Үзән һ.б. бик күп торак пунктларда яшәүче балаларның эшләрен күрергә мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.
Азнакайның мәгариф идарәсе хәбәр итүенчә, Бердәм дәүләт имтиханнары районда кимчелекләрсез узган.
Рус теленнән 1, математикадан 8 укучыга кабаттан тапшырырга туры килгән. Укучылар кулларына өлгергәнлек аттестатларын 23 июньдә чыгарылыш кичәсендә алачак.
Узган ялларда Казанда Бөденьдөнья роботлар олимпиадасының Россия күләмендәге этабы узды. Анда Татарстаннан барлыгы 33 команда катнашты, шуларның 6сы призлы урыннар яулады.

20
июнь, 2014 ел
җомга
21 июньдә 14.30 сәгатьтә Казан теннис академиясендә робототехника буенча Бөтенроссия Олимпиадасы ачылу тантанасы узачак. Чарада РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, РФ массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашачак.
“ИТ-чемпион” конкурсы 15 мартта башланды. Әлеге вакыт эчендә конкурста 100 528 бала катнашты. Аларның логиннары олыларның uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталындагы шәхси кабинетында сакланган.
Конкурста иң актив катнашучылар рәтендә Яшел Үзән, Теләче, Арча, Мөслим районнары һәм Казан шәһәре мәктәп укучылары исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International