ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2014 ел
җомга
Күптән түгел Спас тармак технологияләре коллективы оешуның 70 еллыгын билгеләп үтте.

3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казан IT-паркында Татарстан Республикасы студентлары һәм мәктәп укучылары арасында программалаштыру буенча XIV ачык командалы турнир үтте. Әлеге чарада шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгән яшь программистлар да катнашты.
Алабуга муниципаль районының 250дән артык балалар бакчасы тәрбиячесе һәм рус теле укытучысы «Ана теле» проектына (татар теленә өйрәтү буенча online-мәктәп) кушылды.
12 апрельдә Казанда дөньякүләм “Киң колачлы диктант” акциясе уза. Ул Җир шарының 357 шәһәрен колачлый.
Инде 11нче ел рәттән “АК БАРС” Банк Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче сәләтле студентларны зурлый. Сез дә әлеге программада катнаша аласыз. Моның өчен 2014 елның 20 июненә кадәр кирәкле документларны тапшырырга кирәк.
2014 нче елның 12-18 нче апреленә кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында (Крутушка поселогы) 6-11 сыйныф укучылар өчен «C# да программалаштыру» буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге «IT-Jump» республика проекты белән берлектә үткәрәчәк.
Татарстанга «Безнең мәктәп» милли мәгариф инициативасы кысаларында федераль бюджеттан 41 миллион сум акча бүлеп бирелде.
Быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучылары, кирәк булган очракта, паспортны җиңелрәк юл белән ала алачак. Бу мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) һәм Россиянең Федераль-миграция хезмәте арасындагы килешү нигезендә шулай эшләнә.

2
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген, 2 апрель көнне, “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Мәгариф. Карьера” дип аталган XIV махсуслашкан күргәзмә үзенең эшен башлады.
2014 елның 1 мартыннан 31 мартына кадәрге вакыт аралыгында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 31 мөрәҗәгать кабул ителде, шул исәптән 5 мөрәҗәгать ришвәтчелек очраклары турында (алар түбәндә таблица формасында күрсәтелгән).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International