ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Дөресрәге, биредә ришвәтчелеккә каршы республика күләм оештырылып килүче иҗади конкурс җиңүчеләрен һәм номинатларын тәбрикләделәр.
Татарстанда бу бәйге инде өченче ел уздырыла. Быелгы җиңүчеләрне җыйган тантаналы чарада лауреатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Cәфәров, республика буенча баш федераль испектор Ренат Тимерҗанов котлады.
9 нчы декабрь – Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча совет әгъзасы Игорь Бикеев катнашында матбугат конференциясе узды.
Укучылар Мәскәү шәһәреннән Г.А.Носов, А.А.Агапова һәм Казан вузларыннан килгән укытучыларның дәресләрендә булдылар. Смена барышында шулай ук Казан федераль университеты экология буенча дәресләр оештырды. Әлеге дәресләрдә укучыларның тикшеренү эшләре турында фикер алышу, системалы мәсьәләләр чишү оештырылды.
Анда интернатта, балалар йортларында тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында “Варенье” балалар иҗаты фестивале булды. Балалар лагерьда 3 көн булдылар. Шушы көннәрдә алар Казан Кремелендә, Кол Шәриф мәчетендә, Благовещенск соборында булдылар.
ТР Хөкүмәтенең “Алгарыш” гранты положениесенә җитди үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә узган матбугат конферециясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте. Очрашуда шулай ук ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча совет әгъзасы Игорь Бикеев катнашты.
Спартакиада ярышларында гомуми белем бирү оешмаларының 6-8 класс укучылары командалары катнаша.Муниципаль этапларны үткәрүнең графигы белән Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Ютазы районының 1 нче Биектау мәктәбе актлар залында районның яшь укытучылары җыелышы узды. Ул мәгариф бүлеге инициативасы белән яшьләрнең икътисади һәм социаль активлыгын арттыру максатында оештырылды.
2013 елның 25декабренә кадәр Татарстанның барлык районнары да мәктәпләр капремонты программасы буенча башкарылган эшләр актлары документларын тапшырырга тиеш.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы стипендияләрне сессия нәтиҗәләренә карап кына түгел, ә семестр дәвамында өлгерешне дә исәпкә алып түләргә тәкъдим итте. Казан вузларында исә әлеге башлангычка төрлечә карыйлар.

9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
ТНВ телеканалында “Белем дөньясы” дип аталган тапшырулар циклы 14 декабрьдән сатарт ала. Ул һәр атнаның шимбәсендә 17.00 сәгатьтә эфирга чыгачак. Мәгълүмати-аналитик тапшыру мәгариф системасындагы үзгәрешләр белән таныштырып барачак, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә милли мәгарифне үстерү, алдынгы тәҗрибәләр белән уртаклашу, сәләтле балаларны барлау, сәламәт тормыш алып бару һәм тагын күп темаларны яктыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International