ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2013 ел
чәршәмбе

Анда республика, чит төбәкләр белән эшләүче, шулай ук милли дә­реслекләр буенча өч бүлек булдырылачак. Бу хакта кичә республиканың Халыклар Дуслыгы йортында узган милли мәгарифкә багышланган төбәк­ара киңәшмәдә ТР Премьер-минис­тры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.

Татарстанның нинди генә район һәм авылына яки Россиянең кайсы гына шәһәр һәм төбәгенә барып чыксам да, бер генә булса да белем бирү йортын барып карарга тырышам. Кайда ничек эшләүләре белән танышуны гадәткә керттем шулай. Дөрес, барыбыз да бер Россия Федерациясендә яшибез, уку-укыту да «Мәгариф турында»гы уртак закон нигезендә алып барыла. Шулай да һәр мәктәпнең үзенә генә хас үзенчәлеге булмый калмый.
Чирмешән муниципаль районы мәктәпләре яңа уку елына әзер. Моны махсус комиссия тикшереп чыккан. Иске Кади, Югары Кәминкә, Әккәрәй, Түбән Кармалка, Лагерка мәктәпләрен яхшы яктан билгеләргә була. Ивашкино һәм Яңа Элмәле мәктәпләрендә республика программасы буенча капиталь ремонт тәмамланып килә. Югары Кәминкә мәктәбендә дә, нефтьчеләр ярдәме белән, зур ремонт үткәрелгән.

13
август, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов яңа уку елы башланыр алдыннан Азатлык сорауларына җавап бирде.

12
август, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елда Татарстанның мәктәпкәчә учреждениеләрендә 5345 яңа урын булдыру планлаштырыла, дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узган республикакүләм киңәшмәдә.
Аның сүзләренә караганда, 3553 урынлы 27 яңа балалар бакчасы төзү, 1240 урынлы 24 бинаны реконструкцияләү һәм 21 гамәлдәге балалар бакчаларында 255 урынга өстәмә төркемнәр ачу ниятләнә.
Татарстанда быел 248 авыл мәктәбендә җылы бәдрәфләр пәйда булачак. Бу максатларга республикага федераль бюджеттан субсидия билгеләнгән. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашында узган республикакүләм киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерде.
Быел Татарстанда 36 меңнән күбрәк бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Аларның 6 меңнән артыгы халык ярдәменә мохтаҗ. Нәниләргә булышу йөзеннән республикада 6 ел дәвамында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе уздырыла.

9
август, 2013 ел
җомга
Абитуриентларның студентлык чорына якынайган, авыз тутырып: «Мин укырга кердем!» – дип, шатлыклары белән уртаклашып йөргән көннәре. 5 август көнне Россиянең барлык вузлары да «беренче дулкын»да укырга кабул ителүчеләрнең исемлеген чыгарды. Приказда исем-фамилияләре күренмәгәннәр дә өмет канатларын салындырырга ашыкмасын – чиратта «икенче дулкын».

7
август, 2013 ел
чәршәмбе
Россия Дәүләт Думасының берьюлы ике комитеты әнә шундый тәкъдим белән чыккан. Депутатлар фикеренчә, укучылар тыйнаклыкның нәрсә икәнен аңлый башласын өчен, башта укытучылар дөрес киенергә тиеш.
Зәйнең политехник колледжында укырга теләк белдерүчеләрдән гаризалар кабул итү 15 августка кадәр дәвам итә. Колледж җитәкчелеге белдерүенчә, 1 августка уку йорты 127 гариза кабул иткән. Колледж урта һөнәри белем бирү базасында уку өчен абитуриентларны түбәндәге белгечлекләр алырга чакыра: йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы, коммерция, электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү, икътисад һәм бухгалтерия исәп-хисабы, компьютер системалары һәм комплекслар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International