ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2013 ел
дүшәмбе
Яшел Үзәндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган тантанада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика хәйрия акциясенә старт бирелде. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Татьяна Ларионова, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Энгель Фәттахов, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин һ.б катнашты. Мохтаҗлык кичергән гаиләләр балаларын мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин итүне күздә тоткан әлеге хәйрия акциясе республикада инде 7 нче ел уздырыла.

2
август, 2013 ел
җомга
Казан вузлары – КФУ, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты-КХТИ, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИ, КДЭУ һ.б. – төрле белем алу формалары буенча беренче дулкынга кабул итүгә тәкъдим ителгән абитуриентлар исемлеген бастырган. 1 нче курска укырга кабул ителгән абитуриентларның исемнәре 5 нче августта билгеле була.

31
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Тиздән Россиядә «Беренче эш урыны турында» закон гамәлгә кермәгәе. «Бердәм Россия» партиясе депутатлары менә шундый тәкъдим белән чыкты.
Бу инде яңалык түгел. Советлар Союзы заманында, вузны тәмамлагач, дәүләт кушкан җиргә барып, берникадәр вакыт эшләү мәҗбүри иде. Быел, «Мәгариф турында»гы яңа закон проектына төзәтмәләр керткәндә, Татарстан кабат шушы алымга әйләнеп кайту идеясен күтәрде.
Мәктәпкә тикшерү килүе турында хәбәр таралса, аңа ничек әзерләнүләре берәүгә дә сер түгел. Менә Калуга өлкәсенең Мещовск районындагы музыка мәктәбенә дә тикшерү килгән. Шуннан, диярсез. Шуннан шул: аның нәтиҗәләре буенча тикшерүчеләр белем бирү йортын... судка биргәннәр. Алар «бик зур» кимчелеккә тап булган – бактың исә, музыка мәктәбенең Интернет челтәрендә сайты юк икән!
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныфка баручы балаларның сумкасында булырга тиешле әйберләр исемлеген төзеде.
Алар һәрберсенең сайтына һәм диварларына эленгән.
Абитуриентларның исем-фамилияләре балларының кими бару тәртибендә урнаштырылган. Анда укырга керергә тәкъдим ителгәннәр аерып күрсәтеләчәк.

30
июль, 2013 ел
сишәмбе
Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе кысаларында якынча 80 млн. сум акча җыелган. Республиканың 754 предприятиесе, сәүдә фирмалары директорлары, эшкуарлар үзләре укыган яки балалары белем алган уку йортларына ярдәм иткән.
Узган бер атна вакыт эчендә (18-25 июль аралыгында) IT-чемпион республика конкурсында катнашучылар саны 3 меңгә арткан. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында укучыларның логиннары сакланган шәхси кабинетлар саны 3976 га арткан, тагын 3420 кеше яңа кабинетлар булдырган.

2006 елдан тормышка ашырыла башлаган “Алгарыш” грантлар программасы ярдәмендә 35 яшькә кадәрге белгечләр, аспирантлар, укытучылар Россия һәм чит илләрнең иң яхшы мәга¬риф һәм фәнни үзәкләрендә дәүләт хисабына укый һәм стажировка уза. Әлеге программаның максаты – республиканың интеллектуаль элитасын әзерләү һәм аларга ярдәм итү, югары квалификацияле кадрларга булган ихтыяҗны канәгатьләндерү.
25 июль вузларның көндезге бүлегенә документлар кабул итүнең соңгы көне иде. Август башында беренче курска кемнәрнең кабул ителәчәге билгеле булачак. Андыйлар, ниһаять, җиңел сулыш алырга мөмкин. Югыйсә борчылырга да нигез бар иде, чөнки быелгы гаугалы бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга дигән сүзләр дә чыккалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International