ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2013 ел
җомга
Бүген – югары уку йортларына абитуриентлардан документлар кабул итүнең соңгы көне. Укуларын вузда дәвам итәргә теләүчеләрнең айдан артык вакытлары булды. Хәзер эш уку йортларыннан гына тора: алар 30 июльгә бөтен нәтиҗәләрне исәпләп, тәкъдим ителүчеләр исемлеген (список рекомендованных) төзеп бетерергә тиеш.

23
июль, 2013 ел
сишәмбе
Илебезнең гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар өчен бердәм форма кертеләчәк.
Бердәм диелсә дә, бөтен укучы да бертөрле киемнән йөри дигән сүз түгел. Киемнең төсен, фасонын мәктәп әти-әниләр белән киңәшләшеп сайлый. Әйтик, милли мәктәпләр милли бизәк элементларын кертергә мөмкин.
Яшел Үзәндәге Муса Җәлил исемендәге һәм “Чайка” лагерьларын заманчалаштыру планлаштырыла. Моның өчен 300 миллион сум акча таләп ителә.
Яшел Үзән муниципаль районының Норлат авылында тагын бер балалар бакчасы ачылачак. Ул башлангыч мәктәпнең беренче катында урнашачак.

22
июль, 2013 ел
дүшәмбе
Россиянең иң яхшы 1000 укытучысы ачыкланды. Һөнәри бәйрәмнәрендә аларның һәркайсы 200 мең сум акча белән бүләкләнәчәк. Бәхетлеләр рәтендә 27 Татарстан мөгаллиме дә бар.
Апас муниципаль районының Кильдураз мәктәбе беренче укучыларын 1953 нче елда каршы ала. 60 еллык тарихы булган мәктәптә быел республикакүләм программа буенча капиталь төзекләндерү эшләре бара.
Әлки муниципаль районының Иске Матак урта мәктәбе укучыларының укуда һәм спортта уңышлары, балаларны тәрбияләүнең нәтиҗәле алымнары белән районда гына түгел, республикада да танылды. Мәктәп яны участогы да таң калырлык, ә ярдәмче хуҗалыкларында 6 баш мөгезле эре терлек, 11 баш дуңгыз асрала.

18
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Югары уку йортларына гаризалар кабул итү төгәлләнергә санаулы көннәр генә калып бара. Гариза тапшыручылар кими, әмма әле көн саен агымдагы конкурсның саны үзгәреп то¬ра. Абруйлы булган һәм бюджетка кабул итүнең контроль саннары биш-уннан артмаган кайбер факультетларда инде гариза бирүчеләрнең бер урынга илле-илле биштән артып китү очраклары да бар.
Татарстан укучылары арасында быел имтиханнарда 100 балл җыю очраклары арткан. Узган ел андыйлар саны 109 булса, быел ул күрсәткеч 416 га җиткән. Бу хакта бүген Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга багышланган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Быел республикада бердәм дәү­ләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча уртача балл узган елга караганда бары тик география сынавыннан (0,8 баллга) гына түбәнрәк. Баллар саны инглиз теленнән – 18,8, химия­дән – 14, физикадан 11гә арткан. Укучыларның географияне начар белү сәбәпләре нидә икән?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International