Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатында, 2013 нче елның 14 нче февралендә Кукмара муниципаль районында “Хәзерге шартларда рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасын файдалану” темасына X республикакүләм педагогик укулар үтте.