ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2013 ел
чәршәмбе
1 марттан алып халык арасында электрон хезмәтләрне популярлаштыру эше белән мәктәп укучылары да шөгыльләнә башлады. Шул рәвешле алар «IT-чемпион» бәйгесендә катнашып, өр-яңа iPad һәм башка кыйммәтле бүләкләр өчен баллар туплый.
Якын арада «Мәгариф турындагы» яңа канунга аңлатмалар бирүче басмалар дөнья күрәчәк. Белүебезчә, әлеге законның төп нормалары агымдагы елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк.
“Имтиханнар укучыларның теге яки бу фактны ничек истә калдырганлыгын гына түгел, ә үз белемнәрен практик мисалларны чишкәндә ни дәрәҗәдә куллана белүен дә тикшерү өчен кирәк”, - дип белдерде РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов “Россия1” телеканалының “Вести в субботу” программасын алып баручы Сергей Брилевның тарих буенча Бердәм дәүләт имтиханы турындагы соравына җавап биреп.

5
март, 2013 ел
сишәмбе
Мөслим муниципаль районының Мари Бүләр урта мәктәбендә география укытучыларының район методик берләшмә утырышы үтте.

4
март, 2013 ел
дүшәмбе
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов дәреслекләр чыгаручы федераль һәм республика нәшриятлары вәкилләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Россия Президенты стипендиясенә илебезнең барлык югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары дәгъва итә ала.

1
март, 2013 ел
җомга
Рейтингта Бөгелмә районы - беренче, Лаеш районы соңгы урынны били.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, белем бирүнең сыйфатын бәяләү күрсәткечләреннән чыгып, муниципаль берәмлекләрнең рейтингы ведомство тарафыннан ел саен төзелә, әмма элегрәк ул тар даирәдә куллану өчен генә булган.

28
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 нче елның 27 нче февралендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнү, укучыларда фәнни – тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, укучыларда телебезгә, милли гореф – гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү максатында, Саба муниципаль районында Әбрар Кәримуллин исемендәге укучыларның республика фәнни – гамәли конференциясе үтте.

25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе
22 февраль Яшел Үзәндә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов муниципаль органнарның мәгариф идарәсе һәм өстәмә белем бирү үзәкләре җитәкчеләре белән балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган чиратагы киңәшмәне үткәрде.
Татарстан Дәүләт Советында “Татарстан Республикасында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыру һәм аларга дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләсе буенча законны гамәлгә кую” темасына багышланган хөкүмәт сәгате узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International