ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Март аенда “Безнең яңа укытучы” грант программасының яңа этабы башланды. Бу проект Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан абруйлы уку йортларында белем алган егет-кызларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын мәктәпкә җәлеп итү максатыннан гамәлгә ашырыла.
Тиздән республикада шулай ук Татарстан тарихы һәм татарлар тормышы белән бәйле тикшеренүләр алып баручы галимнәр өчен махсус халыкара журнал басыла башларга мөмкин.
Биектау муниципаль районының Чыпчык урта мәктәбендә “Белем бирү учреждениеләрендә янгынга каршы режим булдыру” дигән темага мәктәп директорлары киңәшмәсе узды.
Татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, сәләтле укучыларны бу фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә җәлеп итү, аларның шушы юнәлеш буенча югары һөнәри белем алуга омтылышын ныгыту һәм фән укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан 18-20 февральдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан Регионара олимпиада үтте. Бәйгедә 16 төбәктән 82 укучы һәм 21 укытучы катнашты.

12
март, 2013 ел
сишәмбе
Азнакай муниципаль районының мәшгульлек үзәге шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары өчен уку йортлары белән таныштыру ярминкәсе үткәрде. Анда Казан федераль университеты, Казан дәүләт энергетика университеты, Әлмәт мәгълүмати технологияләр һәм сервис техникумы, Бөгелмә педагогик колледжы, Сарман аграр колледжы һәм башка уку йортлары вәкилләре катнашты

11
март, 2013 ел
дүшәмбе
Тукай муниципаль районы хакимиятендә үткән мәдәният хезмәткәрләренең киңәйтелгән киңәшмәсендә "Елның иң яхшы китапханәсе" бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйге китапханәче һөнәренең абруен күтәрү, иң яхшы һәм иҗади эшләүче китапханәчеләрне ачыклауны күздә тота
Укытучылар һәм әниләр бергәләшеп сөйләшкәч, уртак фикерләр күп җыелды. Гимназия директоры Рәхимә Арсланова фикеренчә, балага мәхәббәтне жәлләмәскә кирәк. “Көненә балага 14 тапкыр кагылырга кирәклеген онытмагыз. Бала белән сөйләшергә вакыт табыгыз, аңа сездән якын кеше югын онытмагыз”,– дип киңәшен бирде.

7
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Нурлат муниципаль районының Тимер юлчылар бистәсендә капиталь төзекләндерелгән “Алтын балык” балалар бакчасы ишекләрен ачты. 80 балага исәпләнгән бакча ипотека буенча төзелгән яңа йортлар янында урнашкан.
Азнакай шәһәрендәге 89 нчы һөнәри лицей 2012-2013 уку елы барышында Лениногорск политехник колледжы филиалы итеп үзгәртелде. Филиал директоры Роберт Хөснетдинов сөйләгәннәрдән аңлашылганча, колледж статусы чикләүләрсез 9нчы сыйныфтан соң укучылар кабул итәргә мөмкинлек биргән.

6
март, 2013 ел
чәршәмбе
Казанда район мәгариф бүлекләре башлыклары һәм мәгълүмат-методика үзәкләре директорлары өчен Educare Сингапур компаниясенең 3 көнлек мастер-класслары башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International