ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2013 ел
җомга
Ютазы районының Урыссу өченче санлы мәктәп базасында “Сәләтле балалар белән эшләүдә төрле форма һәм алымнар кулланып эш итү” темасына семинар узды.

21
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 нче елның 15 нче мартында Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә “Икенче буын стандартларга күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре: теория, инновация, практика һәм технологияләр” дип исемләнгән Татарстан Республикасының ана теле һәм әдәбияты укытучылары семинары үтте.
2013 нче елның 15 нче мартында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Салавыч урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә «Икенче буын стандартларга күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуның актуаль мәсьәләләре: теория, инновация, практика һәм технологияләр» дигән темага семинар уздырылды.
Россиядә әйдәп баручы вузларның конкурентлыкка сәләтлелеген үстерү белән махсус совет шөгыльләнәчәк. Бу хактагы карарны 18 мартта РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев имзалаган. Советка кемнәр керәчәген РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы хәл итәргә тиеш.
Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәренең социаль өлкә, мәдәният, мәгариф, тәрбия, спорт һәм яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча даими комиссиясе әгъзалары китапханә системасының үткән елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Уртак утырыш эшен район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова алып барды.

20
март, 2013 ел
чәршәмбе
Анда төрле милләт яшьләре җыелган иде. Татар, рус, инглиз, француз, кытай, уйгыр телләрендә җырладылар, төрле халык биюләрен башкардылар. Бигрәк тә Төрекмәнстан, Таҗикстан яшьләре залдагыларны үзләренең моңы, биюләре белән әсир итте.

19
март, 2013 ел
сишәмбе
Баланы бакчага урнаштыру авырлыклары белән һәр яшь әти-әни таныш. Соңгы елларда тәрбия йортына урнаштыру системасын ачык итү, әти-әниләрне коррупциядән коткару максатын күздә тотып “Электрон балалар бакчасы” проекты эшли башлады.
Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтындагы татар филологиясе бүлеге студенты Илмира Мифтахова Башкортстанда үткән “Ана теле-2013” конкурсында үзенең иҗади һәм һөнәри талантын күрсәтеп, I дәрәҗә дипломга ия булды.

18
март, 2013 ел
дүшәмбе
Биектау муниципаль районында балигъ булмаганнарга карата җәбер-золым һәм рәхимсез мөнәсәбәт фактларын ачыклау һәм аларны булдырмый калу буенча 2012-2015 елларга “Өмет” үзәге белгечләре тарафыннан эшләнгән, озак вакытка исәпләнгән “Кояшлы балачак” программасы тормышка ашырыла

14
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Казан дәүләт энергетика университеты биләмәсендә, өйрәнү подстанциясе төзелеше өчен нигезгә капсула салу тантанасы узды. Полигон төзелешенә старт бирү чарасында Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, төзелеш эшенә үз өлешен кертергә җыенучы оешма җитәкчеләре, вузның студент төзелеш отряды вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International