ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2012 ел
шимбә
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Фәттахов бүген атналык ялын бүлеп, Актаныш муниципаль район мәгариф идарәсе һәм методик үзәге хезмәткәрләре, мәктәп директорлары белән очрашты.

13
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Россия Президенты Хөкүмәткә ике елда һөнәри белем сыйфатын бәяләү өчен илкүләм система кертүне йөкләде. Бу хакта бүген РФ Президенты Федераль Җыенга еллык юлламасында белдерде.

12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
«Сезнең республикада рус теле дә, татар теле дә бертигез дәрәҗәгә ия, дип беләм. Шулай булгач, ни өчен Казанда гел русча гына сөйләшәләр соң, нишләп руслар татарча белми?»
Матиас Ханкель исемле немец егете белән очрашуга баргач, аның беренче сүзе шул булды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен камилләштерү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, министрның беренче урынбасары Данил Мостафин, дәреслекләрнең авторлары, мәгълүмат-методика үзәге җитәкчеләре, мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
“Мин – илнең Президенты, һич югы ТР Дәүләт Советы депутаты булачакмын!” Кичә республика парламентында укучылар арасында инша, рәсем, эссе бәйгесе җиңүчеләрен игълан иткән чакта Зәй шәһәренең 11 нче сыйныф укучысы Ринат Ибраһимов журналистларга әнә шулай дип белдерде.

11
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Уфадагы 41нче санлы урта мәктәп каршында татар якшәмбе мәктәбе ачылды. Бу мәктәптә татар балалары ана теле һәм әдәбияты сабакларын гына алып калмый, ә милли җырларыбызны, биюләребезне дә өйрәнәчәк, рәсем сәнгате серләренә дә төшенәчәк.

8
декабрь, 2012 ел
шимбә

Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның Татарстан Фәннәр академиясендә “Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны” темасына уздырылган секциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хисап доклады белән чыкты.

Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында үткәрелгән пленар утырышыннан соң, эш 3 секциядә дәвам иттерелде: Татарстан Фәннәр академиясендә – “Татар халкының үзаңын формалаштыруда тарих, мәдәният һәм милли мәгарифнең тоткан урыны”, “Казан” милли мәдәният үзәгендә – “Татар милләтенең үсеш юллары”, IT-паркта – “Татар мәгълүмат кыры: бүгенге халәте һәм киләчәге” темаларына.


7
декабрь, 2012 ел
җомга
Балалар гына булсалар да, коррупция белән көрәшүдә зурлар өчен дә кызыклы идеяләр тәкъдим итә алар. Бу турыда 6 декабрьдә ришвәткә каршы балалар эшләре бәйгесе җиңүчеләрен котлаганда әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International