ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Кышкы каникул көннәрендә Яшел Үзән шәһәре һәм районы мәктәпләрендә балалар өчен 800 урынга исәпләнгән кышкы лагерьлар эшлиячәк.

26
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Казанда “Мәгариф” илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасының талантлы яшьләрен бүләклиләр. Әлеге чара вакытында бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, конференцияләрдә, бәйгеләрдә җиңүчеләр бүләкләнде.

19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бу сорауга укытучыларның күпчелеге, ата-анасы өйдә татарча сөйләшмәсә, укучыны телгә өйрәтеп булмый, дип җавап бирер. Әти-әни исә укытучыга бармак төртеп күрсәтер. Янәсе, татар теле, әдәбият дәреслекләре баланы җәлеп итәрлек кызыклы түгел.

18
декабрь, 2012 ел
сишәмбе

Татарстанның яңа мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәгарифкә күзәтчелек итү департаментына шундый йөкләмә биргән. Шул рәвешле ул бакча, мәктәпләрдә законсыз акча җыюны туктатырга уйлый.

РФ “Мәгариф турында”гы закон проектының икенче укылышы узды. Соңгы вакытта, беренче укылыштан соң тәкъдим ителгән төзәтмә¬ләрнең күбесе исәпкә алынмаган икән, дигән сүзләр ишетелә башлады.
Янгын куркынычсызлыгы темасына балалар һәм яшүсмерләр иҗаты бөтенроссия конкурсының республика этабының район бәйгесенә “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә нәтиҗә ясадылар.
Чистай мәктәпләренең өлкән сыйныфлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары арасында “Интернет челтәрдәге социаль кулланулардан бәйлелек” дигән темага республика фәнни-практик конференция булды. “Балалар иҗаты һәм белем бирү хезмәтләре үзәге” ЧОУ ДО Светлана Выприцкая җитәкчелегендә әлеге чараны оештыручы булды

17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Күптән түгел РФ “Мәгариф турында”гы закон проектының икенче укылышы узды. Татарстанның яшь белгечләрне юллама белән авылларга җибәрү турындагы тәкъдиме кире кагылды.
Арча районында сабыйларны бакчага урнаштыруның яңа юлын эзләп тапканнар. Арчада бүген барлыгы 8 гаилә бакчасы эшли.
Яңа “Мәгариф турында”гы закон кабул ителсә, сабыйларын бакчага йөртергә теләгән ата-аналардан 15 мең сумга кадәр түләү алыначак, ди. Чыннан да, хәзер ата-аналар балалар бакчасы чыгымнарының 20 процентын гына каплый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International