ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Киңәшмәдә мәгариф идарәсе 9-11 сыйныф укучыларының белем сыйфатына нигезләнеп муниципаль органнар эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә анализ ясады
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ноябрь аенда нәтиҗәсез эшләүче югары уку йортлары, аларның филиалларының исемлеген игълан иткәч, вуз җитәкчеләренең күбесе ризасызлыкларын белдергән иде. Янәсе, министрлык билгеләгән таләпләрдән чыгып кына белем сыйфатын бәяләү мөмкин түгел. Күптән түгел ведомствоара комиссия утырышында “кара исемлек” тагын бер кат күздән кичерелде
Буа муниципаль районында быел торак йортларга капиталь ремонт үткәрелү белән беррәттән социаль объектларны төзекләндерү эшләре дә алып барыла. Андыйлардан җиде мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе өлешчә, ә берсе – Янтуган балалар бакчасы – тулысынча яңартылды.
Ютазы районының Урыссу гимназиясендә мәгариф учреждениеләре директорлары һәм балалар бакчалары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе узды.

3
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханында биремнәрне үтәү вакыты ярты сәгатькә артачак. Яңа кагыйдәләр нигезендә укучыларга 180 минут урынына 210 минут бирәчәкләр
– Кайберәүләр әлеге законны “гаугалы закон” дип йөртә. Аны алай дип әйтеп булмый. Укытучыларга, галимнәргә, гади халыкка беренче тапкыр үз фикерләрен җиткерү мөмкинлеге бирелде.

30
ноябрь, 2012 ел
җомга
Мәсәкүдә дәүләт мәгариф учреждениеләре эше нәтиҗәсенә бәя бирү һәм нәтиҗәсез дәүләт учреждениеләрен үзгәртеп кору максатыннан, аларның эшчәнлегенә мониторинг уздыру буенча ведомствоара комиссиянең йомгак ясау утырышы булды. Бу хакта Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.
28 ноябрьдә Теләче районында белем бирү муниципаль органнары җитәкчеләренең республика киңәшмәсе үтте. Анда ТРның Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов, республиканың барлык муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчеләре чакырулы иде.

29
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
КФУның Филология һәм сәнгать институтында рус телле студентлар өчен татар теленнән олимпиада узды. Анда республиканың 6 югары уку йортыннан 55 студент катнашты.
Әти-әнисе дәрәҗәле урында эшләсә, гаиләдә уңай мохит хөкем сөрсә, бала бердәм дәүләт имтиханнарын яхшырак тапшыра икән. Безнең галимнәр шуны ачыклаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International