ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2012 ел
сишәмбе
Мәгариф хезмәткәрләренең Мамадыш районында узган август киңәшмәсендә шундый яңалык яңгырады. Белем көнендә 45 минут дәвамында укучыларны 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың асылы белән таныштырачаклар.

9
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
1нче августтан 25нче августка кадәр Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе уза. Акция кысаларында быел 6 меңнән артык балага ярдәм күрсәтү карала.

7
август, 2012 ел
сишәмбе
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының агымдагы елның февраль аенда дөнья күргән боерыгы нигезендә, Россия мәктәпләренә кабул итү ике этапта оештырыла. Теге бу мәктәпкә беркетелгән микрорайонда яшәүчеләр өчен бу уку йортына язылу, 1 марттан башланып, 31 июльгә кадәр дәвам итә. Калганнар өчен 1 августтан алып 5 сентябрьгә кадәр вакыт билгеләнгән.

3
август, 2012 ел
җомга
Өч атна буе Сингапур белгечләре Казан укытучыларына дәрес алып баруның яңа методикларын өйрәтәчәк. Әлеге курсларны 240лап укытучы үзләштерә.

2
август, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында өстәмә һөнәри белем бирү курсларын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды. Әлеге укулар 3 ел дәвамында алып барылды һәм анда Казанның төрле югары уку йортларында белем алучылар инглиз теле буенча тирәнтен белем эстәде.

1
август, 2012 ел
чәршәмбе
Елъярымга сузылган фикерләшүдән соң “Мәгариф турындагы” закон, ниһаять, хакимият тарафыннан уңай бәяләнде. Бу атнада ул Россия Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк.

31
июль, 2012 ел
сишәмбе
Бүген кешеләр карьера дип шулкадәр мавыкты ки, аларның ни үзләренә, ни баласына вакыты җитми. Хәллерәк танышларымның да сабыйлары өс-башын карамый йөрткәнен беләм.

27
июль, 2012 ел
җомга
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, бердәм дәүләт имтиханнарына тагын үзгәрешләр кертеләчәк. Дәүләт сынаулары катлаулыгы ягыннан ике баскычка - базалы һәм профильлегә бүленәчәк.

25
июль, 2012 ел
чәршәмбе
Җәйге каникуллар җитте исә, гадәттә, балалар төрле җирләргә ял итәргә таралалар. Кемдер авылга әби-бабасы янына кунакка кайта, кемдер шәһәрдә әти-әнисе белән дачада мәш килә, ә кемдер яшьтәшләре белән лагерь тормышын татый. Шулай, өлкәбезнең күп кенә татар балалары быел төрле лагерьларда ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыттылар, яңа уку елы алдыннан көч-хәл алдылар һәм инде, әлбәттә, үзләренә яңа дуслар табып, тирән тәэсирләр алып кайттылар.

24
июль, 2012 ел
сишәмбе
Татарстанда ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясен быел да киң колач җәеп оештырырга җыеналар. Традиция буенча әлеге проект 1-25 август көннәрендә Түбән Камада да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International