Республиканың югары сыйныф укучылары вузда уку өчен 100 мең сум күләмендә еллык стипендия өчен көрәшә алалар

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Татарстан укучыларын математика буенча «Мин чишәм!» VIII Халыкара конкурсына чакыралар, ул ел саен чит шәһәрләрдән өлкән сыйныф укучылары өчен GS Group холдингы тарафыннан үткәрелә. Беренче сайлап алу онлайн-тур биремнәрен 8 ноябрьгә кадәр хәл итәргә мөмкин. Быел төп приз — еллык стипендия суммасы 1,5 тапкырга диярлек арткан. Унберенче сыйныф укучылары арасында биш җиңүченең һәркайсы вузның беренче курсында укыган вакытта 100 мең сум күләмендә ярдәм алачак.

"Мин чишәм!" конкурсында бөтен Россиядән (Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән кала), шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Ярышлар өч этапта узачак:ике онлайн-тур һәм финал. Конкурста катнашу бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International