ТР оперштабы балалар бакчалары, мәктәпләр, урта һөнәри белем бирү йортлары һәм югары уку йортларының билгеләнгән ял атнасында ничек эшләячәген аңлатты

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Татарстанның балалар бакчалары һәм мәктәп яны лагерьлары коронавирус аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр игълан ителгән ял атнасында үз эшләрен дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Бу чор дәвамында кайбер предприятиеләр һәм учреждениеләр: өзлексез цикл предприятиеләре, республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче оешмалар үз эшләрен башкарачак. Алар ял көннәрендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру зарурлыгы аркасында чыга алмый. Шуңа бәйле рәвештә, эшләүчеләрнең барысында да төрле дәрәҗәдәге белем бирү оешмалары эшенә ихтыяҗ бар", - дип билгеләп үтте спикер.

Шулай итеп, балалар бакчалары эш көне булмаган көннәрдә үз эшен дәвам итәчәк. ТР Яшьләр министрлыгы линиясе буенча эшләүче мәктәп яны лагерьлары һәм балалар ял итү урыннары ачылды.

Урта һөнәри белем бирү йортлары һәм югары уку йортлары студентлары укуларын дәвам итәчәкләр. Тик аларга һәр иртәне термометрия узарга кирәк булачак. Студентта Covid-19 яки аның симптомнары булса, ул һәм аның белән элемтәгә кергән затлар самоизоляциягә (яки дистанцион укуга) җибәреләчәк.

Моннан тыш, барлык белем бирү учреждениеләрендә дәресләр вакытында дезинфекция үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International