Җиңүчеләр КФУга кергәндә аерым хокукларга ия булачак.
Казан Федераль Университеты Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты белән берлектә 8-11 сыйныф укучылары өчен төньяк-көнчыгыш олимпиадасын оештыра.
Олимпиада «Филология» профиле буенча узачак.
Катнашу өчен гаризалар 30 ноябрьгә кадәр сайтта кабул ителә. Сайлап алу этабы дистанцион рәвештә 2021 елның 1 декабреннән 2022 елның 17 гыйнварына кадәр узачак. Олимпиаданың йомгаклау этабы Казан федераль университетында 2022 елның 14 февраленнән башлап узачак.