Тәтештә Россия, Әрмәнстан һәм Казахстан студентлары гражданнар яклавы нигезләре буенча белемнәр һәм осталыклар белән ярышалар

2021 елның 26 ноябре, җомга

Тәтеш дәүләт гражданнар яклау көллияте базасында 7 декабрьдә “Техносфера иминлеге һәм табигать төзеклеге” берләштерелгән төркеме буенча һөнәри осталыкның төбәкара олимпиадасы узачак.

Әлеге чараның максатлары һәм бурычлары булып техносфера куркынычсызлыгы өлкәсендә сәләтле яшьләрне ачыклау һәм Татарстан мәгариф учреждениеләре студентларының һөнәри белем сыйфатын күтәрү; курсантларның мөстәкыйль һөнәри эшчәнлеккә сәләтләрен тикшерү, һөнәри бурычларны нәтиҗәле хәл итү осталыкларын камилләштерү, шулай ук халыкара командалар вәкилләре белән чараларда катнашу мөмкинлеге бирү тора.

Олимпиадада Татарстан, Казахстан, Әрмәнстан, Чувашия, Самара өлкәсе командалары вәкилләре катнашуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International