10 декабрьдә Казан радиомеханика көллияте базасында яшьләрнең «XXI гасыр кешесе һәм технологияләре» төбәкара фәнни-техник проектлары конкурсы узачак.
Конкурс яшьләрне фәнни-техник, инженерлык, инновация һәм проект эшчәнлегенә җәлеп итү, шулай ук Россия икътисадының стратегик тармакларына кызыксынуны арттыру максатында уздырыла.
Эпидемиологик вәзгыять начарайган очракта һәм коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан ZОOM платформасында дистанцион форматта йомгаклау этабын уздыру мөмкин.