ТР Дәүләт Советы депутатлары мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәкъдим иткән мәгариф үсеше программаларын гамәлгә ашыру барышы турындагы мәгълүматны тыңладылар.
Министр сүзләренчә, 2020 елда ведомство «Уңайлы мохит», «Гражданнарга социаль ярдәм», «Мәгарифне үстерү» 3 федераль программасын һәм телләрне саклау һәм өйрәнү, мәгариф һәм фән үсеше, кеше талантлары белән идарә итү буенча 3 республика программасын гамәлгә ашыруда катнашты.