Бүген Казанда беренче тапкыр Студентлар лигасы Бөтенроссия фестивале узды

2021 елның 27 ноябре, шимбә

Бүген Казанда беренче тапкыр Студентлар лигасы Бөтенроссия фестивале узды. Ярышларны Идел буе спорт һәм туризм университеты объектларының берсе - Су спорт төрләре сарае кабул итте. «Йөзү берләштерә» дип исемләнгән фестивальгә республиканың 5 югары уку йортыннан 60 катнашучы килде. Шунсы сөенечле, йөзү юлына чыгучылар арасынла студентлар гына түгел, уку йортлары җитәкчелеге вәкилләре дә бар. "Конкурстан тыш" йөзү фестивалендә FINA үсеш үзәге командасы катнашты, аның өчен ДВВС инде берничә ел элек өй аренасына әверелде.

Идел буе университеты ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов спорт бәйрәмендә катнашучыларны сәламләде, файдалы ял итә белү һәм мондый чараларда үз яшьтәшләре һәм хезмәттәшләре белән бергә катнаша белү мөһим булуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International