Банкир булырга хыялланган Казан кооператив институтын тәмамлаган кыз алтын медальләр яулый

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Вероника Салатова WorldSkills хәрәкәтенә очраклы рәвештә эләккән, кызның тренеры аның өчен кумир булган. Вероника үз карарында үкенми, «Визуаль мерчендайзинг» компетенциясен сайлаган, чөнки ул берьюлы берничә һөнәрне үз эченә ала. Южно-Сахалинскидагы милли финалда җиңгәннән соң, җыелма командага чакыру ала.   

Вероника Салатова 2021 елда «товар белгече-эксперт» белгечлеге буенча Казан кооператив институтын тәмамлаган, хәзер анда производствога өйрәтү мастеры булып эшли.

Балачакта банкир булырга хыялландым һәм хәзер хыялны тормышка ашырсам да була - моның өчен төрле өлкәләрдә күнекмәләр җитәрлек, дип саный.

Күптән түгел Вероника Салатова WorldSkills Russia милли җыелма командасы составында Австриядә узган EuroSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында катнашты һәм алтын медальгә лаек булды.

Верониканы зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International