Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында вазыйфаи затларның билгеләнешен килештерү буенча комиссия утырышы узды

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

7 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясенең Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының башкарма-боеру органнары (җирле администрацияләр) вазыйфаи затларын билгеләп куюны килештерү буенча утырышы узды.

Татарстанда санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, аттестация комиссиясе утырышы онлайн-конференция ярдәмендә дистанцион форматта уздырыла.

Комиссия ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары - Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов рәислегендә оештырылды.

Комиссия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, Казанның Халыкара мәктәбе директоры Н.М.Гафиятуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы, Казанның 83нче лицее директоры Д.Д.Бикуева, РФ Мәгариф министрлыгының Гомуми белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм идарә департаменты вәкиле Анастасия Дохолян, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International