17 февральдә Казан педагогика көллияте базасында «Инновацион мәйданчыклар эшчәнлегендә заманча технологияләр» IV Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция 11.00 дә ZOOM платформасында дистанцион форматта узачак.
Конференциядә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу белән түгәрәк өстәл эше күздә тотыла:
- мәктәпкәчә белем бирү, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары, өстәмә белем бирү оешмалары һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары базасында инновацион мәйданчык эшчәнлеге белән идарә итүнең заманча технологияләре һәм аларны оештыру;
- мәгарифтә цифрлы инструментлар һәм сервислар (иң яхшы практика);
- белем бирү оешмаларында тәрбия эчтәлеген яңарту.
Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Митрофанова Любовь Александровна һәм Казан педагогика көллияте директоры, педагогика фәннәре кандидаты Җәләлова Анфиса Григорьевна чыгыш ясаячак.
Конференциянең пленар утырышында чыгыш ясарга планлаштыралар:
Кондаков Александр Михайлович - Мәскәү шәһәр университеты профессоры, халыкара бакалавриат программалары буенча укыту теориясе һәм методикасы лабораториясе җитәкчесе;
Осадчева Светлана Анатольевна - РАО тәрбия институтының өлкән фәнни хезмәткәре, экономика фәннәре кандидаты;
Васильева Светлана Ильинична - 18 нче Митино педагогика көллияте директоры;
Шелехова Ольга Васильевна - «Региональ кадрлар сәясәте институты» директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты;
Алешкина Татьяна Владимировна - Чита педагогика көллияте директоры, педагогика фәннәре кандидаты;
Нимбаева Селма Цыдып кызы - Бурятия республика педагогика көллияте директоры;
Вологжина Елена Максимовна - Советлар Союзы Герое Д.Л. Калаш исемендәге Хабаровск педагогика көллияте директоры.
Конференциядә катнашу түбәндәге формаларда булырга мөмкин:
- конференциядә дистанцион чыгыш ясау;
- мәкаләләр бастыру;
- конференциядә тыңлаучылар сыйфатында катнашу.