Шимбә көнне Татарстан мәктәпләрендә дәресләр гадәти режимда дәвам итә

2022 елның 19 феврале, шимбә

Шимбә көнне, 19 февральдә, республиканың барлык мәктәпләрендә традицион белем бирү процессы дәвам итәчәк. Дәресләр гадәти режимда барачак. Ләкин Татарстанның 10 мәктәбендә дәресләр тулысы белән туктатылды: Тукай (1), Менделеевск (1), Питрәч (1), Спас (1), Лаеш (1) муниципаль районнары, Түбән Кама (3) һәм Казан (2) мәктәпләрендә барлыгы 12 сыйныф вакытлыча дәресләрдән азат ителде. Бу учреждениеләрдә сыйныфлар грипп һәм ОРВИ белән бәйле рәвештә ябылды.

17 февральгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көндәлек иртәнге медицина фильтры үтә. Бүгенге көнгә 381 укучы иртәнге фильтр контролен үтә алмады (1 сентябрьдән - 46 463 бала). 

Авыру балалар белән элемтәдә булган балалар саны арту сәбәпле, Минзәлә һәм Алабуга муниципаль районнарында ике балалар бакчасы тулысынча ябылган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе килде. Прививка ата-аналарның язма ризалыгы белән генә үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International