Казанның 25 мәктәбендә педагогик класслар ачылды

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

24 сентябрьдә Казанның 19 мәктәбеннән 400дән артык 10 нчы сыйныф укучысы «Казан шәһәренең яңа педагогик сыйныфы» һөнәри белем бирү проектына старт бирү өчен КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институтының актлар залына җыелды.

Инновацион педагогик эшчәнлеккә сәләтле югары квалификацияле белгечләр әзерләүнең җитди проблемасын хәл итү өчен педагогик сыйныфлар булдыру, шулай ук җәмгыятьтә «Укытучы» һөнәренең абруен күтәрү турындагы бурыч 2021 елның декабрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясендә куелган иде.

Нәтиҗәдә, Казанда шәһәр мәгариф идарәсе боерыгы буенча «Яңа педагогик класс» һөнәри белем бирү проекты 25 гомуми белем бирү оешмасында тормышка ашырыла. 21 белем бирү оешмасында проектның остазы - КФУ ИФМК.

Слетта катнашучыларны КФУның ИФМК директоры, профессор, филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова, Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе әйдәп баручы белгече Эльмира Кабудинова, 8 нче гимназия директоры Марина Пичугина, 187 нче лицей директоры Гөлнара Галиева сәламләде.

Проектка старт бирелде, һәм октябрь аенда ук унынчы сыйныф укучылары Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында Педагогика, психология һәм вожат осталыгы нигезләрен үзләштерүгә керешәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International