Татарстан мәгариф оешмаларында куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк

2022 елның 27 сентябре, сишәмбе

Ата-аналардан республика мәгариф оешмаларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре белән бәйле рәвештә килгән мөрәҗәгатьләрнең күп булуы сәбәпле түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.

Видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре белән республиканың барлык мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык чараларын көчәйтү мәсьәләләре буенча ашыгыч киңәшмә уздырылды. Республиканың барлык балалар бакчаларында, мәктәпләрендә һәм колледжларында куркыныч төймәләр, видеокүзәтү системасы, каравылчыларның эше, үткәрү системасы эше һ. б. җентекләп тикшерелә.

Инструктажлар үткәрелде, куркыныч янаган очракта гамәлләр алгоритмнары җаваплы затларга җиткерелде.

Моннан тыш, халыкка психологик ярдәм күрсәтү өчен "Кайнар линия" телефоннары эшли. Ата-аналар һәм балалар психологик ярдәм үзәкләренә һәм хезмәтләренә бушлай мөрәҗәгать итә алалар, шулай ук 8 (843)294-95-70 телефон номеры буенча мәгариф объектларының куркынычсызлыгы буенча сораулар бирә алалар.

Муниципалитетлардан алынган барлык мәгълүмат җентекләп анализланачак. Бозулар ачыкланган очракта, аларны тиз арада бетерү буенча тиешле эш башкарылачак. Балаларның куркынычсызлыгы сораулары даими контрольдә булырга тиеш. Балалар һәм педагогларның тормышыннан һәм сәламәтлегеннән мөһимрәк нәрсә юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International