12 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр Татарстанның 8 мәктәбендә укучылар PISA моделе буенча гомуми белем сыйфатын гомумроссия бәяләүдә катнашачаклар.
PISA (Programme for International Student Assessment) - уку казанышларын бәяләү буенча иң эре халыкара программа, ул Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы (ОЭСР) эгидасы астында гамәлгә ашырыла.
Тикшеренүдә репрезентатив сайлап алу нигезендә түбәндәге мәктәпләр катнаша:
Буа районының академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Бөгелмә районының 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе;
Казан шәһәре Совет районының 47 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Казан шәһәренең Киров районындагы 182 нче номерлы политехник лицее;
Кайбыч районының Ульянково төп гомуми белем бирү мәктәбе;
Спас районының Өчкүл урта гомуми белем бирү мәктәбе;
Чирмешән районының П. С.Курасанов исемендәге Чирмешән 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Тикшеренүләр турындагы мәгълүмат белән белем бирү сыйфатын бәяләү Федераль институтының рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Россия мәгариф академиясе мәгариф үсеше стратегиясе институты сайтында: http://skiv.instrao.ru/
Россия электрон мәктәбе платформасында: https://fg.resh.edu.ru/
Федераль педагогик үлчәүләр институты сайтында: https://fipi.ru/otkrytyy-bank-zadaniy-dlya-otsenki-yestestvennonauchnoy-gramotnosti