Түбән Камага 80 нән артык галим, илнең югары уку йортлары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре тәҗрибә алмашуга килде

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Түбән Кама илнең галимнәр, әйдәп баручы югары уку йортлары һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре делегациясен кабул итте. «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы базасында «Химик технологияләр» буенча Федераль укыту методик берләшмәсенең һәм «Яшел икътисадка күчү һәм цифрлаштыру шартларында инженерлык белеме» - «СИНЕРГИЯ-2022» инженерлык белеме буенча VII Халыкара фәнни-гамәли конференциянең уртак утырышы узды.

Конференциядә  80нән артык  кеше катнашты. Мондый чаралар ярдәмендә фәнни эшчәнлек һәм нефть химиясе тармагын үстерү перспективасы ачыла, дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры Рамил Муллин.

«Синергия-2022» конференциясендә катнашучылар дүрт секциядә югары технологияле бизнес һәм сәнәгать ягыннан персоналга таләпләр нигезендә мәгариф оешмаларының яңа бурычлары, өстәмә һөнәри белем бирүне гамәлгә ашыруның заманча программалары һәм формалары, шулай ук югары уку йортлары филиаллары алдында торган бурычлар буенча фикер алышачак. Ачык акционерлык җәмгыяте «Газпром» партнерлык югары уку йортларының өстәмә белем бирү системасында «Төп технолог мәктәбе» форматында челтәр хезмәттәшлеге мәсьәләләренә аерым түгәрәк өстәл утырышы багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International