Яшел Үзән районында ТР методистлары өчен стажировка мәйданчыгы эшләде

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

20 һәм 21 нче октябрь көннәрендә Яшел Үзән районы базасында Татарстанның биш районы: Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Кайбыч һәм Кама Тамагы методистлары өчен стажировка оештырылды. Стажировканың беренче көне программасына муниципаль методик хезмәт эшчәнлеген норматив хокукый яктан тәэмин итү, эш системасын төзү, методистның эш документлары, шул исәптән документлар әйләнеше системасының шәхси кабинетында материалларны системалаштыру һәм «Гомуми белем бирүнең бердәм эчтәлеге» платформасында эш программасын һәм укыту планын булдыру мәсьәләләре кертелгән.

Стажировканың икенче  көне тулысынча функциональ грамоталылыкны формалаштыру һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган. Программада - агымдагы уку елына эш планы турында фикер алышу һәм раслау, укытучыларның һөнәри компетентлыгын арттыру мәсьәләсе буенча педагоглар белән эшләүнең нәтиҗәле методларын һәм алымнарын тәкъдир итү белән Яшел Үзән территориаль методик берләшмәсе утырышы. Стажировка мәйданчыгы эшендә экспертлар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы  Р.И. Шәяхмәтова, КФУ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү буенча төбәкара үзәк директоры Р.Ф. Шәйхелисламов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ГАОУ ның методик эшен үстерү бүлегенең әйдәп баручы хезмәткәре Ф.Г. Маклашова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International