Казан федераль университетында Халыкара лингвистик саммит узачак

2022 елның 5 ноябре, шимбә

2022 елның 14-19 ноябрендә Казан федераль университеты чираттагы Казан халыкара лингвистик саммитын үткәрә.

Саммитны оештыручылар: Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты, Россия Фәннәр академиясенең лингвистик тикшеренүләр институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы. Саммитның партнерлары рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте (РОПРЯЛ), Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе (МАПРЯЛ), Россия Федерациясе рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе (АССУЛ), Россия инглиз теле укытучыларының милли ассоциациясе (НАПАЯЗ), Россия Федерациясе халыкларының туган телләре һәм мәдәнияте үзәге (РАО). Саммит Казан федераль  университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында уздырыла.Казан халыкара лингвистика саммиты кысаларында ике эре лингвистик чара уздырыла.

2022 елның 14-16 ноябрендә «Хәзерге лингвистика: теориядән практикага» («Contemporary linguistics: theory and practice») Халыкара фәнни конференция узачак.

Конференциядә катнашучылар алдында тарих фәннәре докторы, академик, Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Юрьевна Васильева, Россия Федерациясе Президентының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы рус теле советы рәисе, Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Халыкара ассоциациясе президенты (МАПРЯЛ), рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте президенты Владимир Ильич Толстой, Ажинияз исемендәге Нукусс дәүләт педагогика институты ректоры Байрам Пердебай улы Отемуратов (Үзбәкстан Республикасы) һәм башкалар чыгыш ясаячак.

2022 елның 17-19 ноябрендә рус, туган һәм чит телләр укытучылары өчен «Тел трендлары һәм методик инновацияләр» Лингвометодик фестивале була. Анда мәгариф системасы җитәкчеләре, әйдәп баручы галим-методистлар, новаторлар, төрле укытучы ассоциацияләре һәм берләшмәләре җитәкчеләре катнаша. Фестиваль кысаларында методик остаханәләр, практикумнар, семинарлар, мастер-класслар, методик идеяләр ярминкәләре уздыру планлаштырыла.

 2 ноябрьгә фестивальгә Россия Федерациясенең 22 төбәгеннән 724 кеше теркәлгән, алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре , Адыгея Республикасы, Кырым Республикасы, Алтай крае, Әстерхан, Свердловск, Томск, Новосибирск, Чиләбе, Псков, Түбән Новгород, Саратов, Мурманск, Калининград өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы-Югра һәм башкалар, шулай ук өч чит илдән (Казахстан Республикасы, Кыргызстан Республикасы, Үзбәкстан Республикаларысы) бар.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге сайттан  белергә  була: https://kils.kpfu.ru/ru/glavnaya/ һәм Саммитның Telegram-каналында: https://t.me/summitkils («KILS: Казан халыкара лингвистик саммиты»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International