"Патриот-2022" Милли премиясен тапшыру тантанасына тамашачылар өчен теркәлү ачылды

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

"Патриот-2022" Милли премиясен тапшыру тантанасына тамашачылар өчен теркәлү  25 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара  9-12 декабрьдә Санкт-Петербургта узачак Бөтенроссия патриотик форумына старт бирәчәк.

Премия проектларны тормышка ашыру өчен , патриотик, мәдәни, тел һәм агарту эшчәнлеген үстерүгә шәхси өлеш керткән өчен 13 номинациядә тапшырыла.   Чара Санкт-Петербургта яшьләр иҗаты Сараеның «Карнавал» театр-концерт комплексында һәм Мәскәүдә «Манеж» үзәк күргәзмә залында узачак. Ике тантананы  телекүпер тоташтырачак.

Чара барышында Мәскәүдә милли премия тапшыру белән бергә эшлекле һәм мәдәни программа оештырылачак, Россия Федерациясе Геройлары белән очрашулар, гражданлык-патриотик тармак эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча фикер алышулар узачак.

Чарада катнашуга Мәскәүдә патриотик тәрбия өлкәсендә профильле оешмалар вәкилләре, Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән белем бирүче мәгариф оешмалары студентлары чакырылган.

Катнашу өчен 25 ноябрьгә кадәр сайтта теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International