Анда катнашу өчен 300дән артык гариза бирелгән, 100 дән артык доклад һәм мастер-класс үткәрү планлаштырыла. Конференциядә Алабуга институтын төрле елларда тәмамлаучылар катнашачак. Алар арасында ТР районнарыннан тыш , Удмуртия Республикасы, Башкортостан Республикасы, Пермь крае, Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Үзбәкстан Республикасы, Германиядән килүчеләр бар.
Алабуга институтының уникаль тарихы дистәләрчә мең чыгарылыш укучысы язмышы белән бәйле, алар укытучылар, педагогик тармак хезмәткәрләре, җитәкчеләр. Әлеге вакыйга Укытучы һәм остаз елына һәм уку йортына нигез салынуга 125 ел тулуга багышланган һәм 2023 елның 29 мартында узачак.
Конференциянең максаты: Россиядә педагогик белем бирүне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу, мәгариф өлкәсендә Алабуга институтын тәмамлаучыларның һөнәри һәм тикшеренү тәҗрибәсен тәкъдир итү.