"Сириус" фәнни-технологик университеты 2024 елда беренче тапкыр белгечлек (специалитет) программасын башлап җибәрәчәк. Алар арасында биоинженерия уникаль булачак, дип хәбәр итте чәршәмбе көнне "Сириус" университетының фәнни-технологик үсеш буенча проректоры Роман Иванов.
"Без магистратура һәм аспирантура программаларын гамәлгә ашырабыз, ә киләсе елда специалитетның беренче программаларын, шул исәптән без Курчатов институты белән берлектә эшләгән биоинженерия буенча уникаль специалитетны эшләтеп җибәрәбез", - диде Иванов, Россия һәм Белоруссиянең яшь галимнәре конгрессын һәм ике ил халыкларының берләшүе көненә багышланган Мәскәү - Минск видеокүпере кысаларында.
Ул билгеләп үткәнчә, хәзер "Сириус" университетында биш фәнни үзәк эшли. "Сириус" фәнни-технологик университеты 2019 елда президент Владимир Путин кушуы буенча оештырылды. Студентлар белем бирүнең беренче көннәреннән үк фәнни эшчәнлеккә җәлеп ителгән, ил өчен мөһим юнәлешләрдә - геномика, иммунобиология, нейробиология, геннар терапиясе, үсемлек һәм хайван геномын редакцияләү, робототехника, клиник психологиядә тикшеренүләр алып баралар.