Татарстанның җиде мәктәбенә капиталь ремонтка 300 млн сумнан артык акча бүленәчәк

2023 елның 1 апреле, шимбә

Педагог һәм остаз елында Татарстанның алты районында җиде мәктәпне капиталь төзекләндерүгә республика бюджетыннан 318 млн сум бүленәчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.

Документлар нигезендә, “Главстрой”Татарстанда  дүрт мәктәпне ремонтлаганда заказчы: Теләче, Югары Ослан, Чирмешән һәм Саба районынарындагы мәктәпләрдә. Оешма шулай ук,  тагын Чүпрәле районында 2,  Биектау районында 1 мәктәпне ремонтлауда заказчы булып тора.Подрядчыларны быелның 7 апрелендә билгеләү күздә тотыла. Шул ук вакытта барлык эшләр дә 2023 елның декабреннән дә соңга калмыйча төгәлләнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International