Яр Чаллыда педагогик белем бирү перспективалары турында фикер алышалар

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Чаллы дәүләт педагогика университетында "Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар" XI халыкара ачык педагогика форумы эшли башлады. Форум катнаш форматта үтә һәм ул Россиянең 20 төбәгеннән һәм сигез чит илдән (Белоруссия, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Һиндстан, Иран, Алжир, Кытай, Төркия) меңнән артык катнашучыны җыйды.

Форум партнерлары Максим Танк исемендәге Белорус дәүләт педагогика университеты, Минск дәүләт лингвистика университеты (Беларусь), Коркыт Ата исемендәге Кызыл Орда университеты (Казахстан); Шэньян педагогика университеты (Кытай) Эль-Уэд университеты (Алжир), Бискры университеты (Алжир) һәм башкалар. Чараның максаты - педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү һәм илебез һәм чит ил педагогик коллективларының инновацион тәҗрибәсен гомумиләштерү мәсьәләләре буенча мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы галимнәрнең һәм практикларның үзара хезмәттәшлеге. 

Форумның икенче көнендә эш секция утырышларында дәвам итәчәк. Моннан тыш, университетның мәктәп-партнерларына күчмә чаралар планлаштырыла.

28 апрельдә форум кысаларында "Вызовы XXI века" Бөтенроссия студентлар фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узачак, анда Россия һәм Казахстан вузларыннан һәм көллиятләреннән 300ләп студент катнаша. Утырышта секцияләрдә җиңүчеләрнең иң яхшы докладлары тыңланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International