Дустанә илләрнең мәгариф министрлары беренче тапкыр форумга Казанда җыелачак

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Казанда 7 июньнән 9 июньгә кадәр «Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк мәйданчыгында беренче тапкыр мәгариф министрларының Халыкара форумы узачак. Чара Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылды.

Форум иң эре тематик вакыйгаларның берсе булачак, ул дустанә илләрдән 20дән артык министрны җыячак. Форумда Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов катнашачак.

Катнашучы илләр арасында Мисыр, Сенегал, Мали, Зимбабве, Үзәк Африка Республикасы, Сирия Гарәп Республикасы, Берләшкән Гарәп Әмирлеге, Пакистан, Мьянма, Шри-Ланка, Куба, Венесуэла, Белоруссия, Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Казахстан һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International