“Диалог поколений”: Түбән Кама педагоглары яшь җитәкчеләр белән тәҗрибә уртаклаштылар

2023 елның 3 июне, шимбә

Педагог һәм остаз елында Түбән Кама педагогика көллиятендә яшь мәктәп җитәкчеләре һәм педагогик хезмәт ветераннары очрашуы булды.

“Буыннар диалогы”нда шулай ук мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин да катнашты.

"Биредә Түбән Каманың иң яхшы педагоглары җыелган дип ышанам. Бүген без җитәкчеләрнең яшь һәм өлкән буыны арасында күпер салырга һәм бу элемтәне ныгытырга тырышачакбыз», - дип сәламләде кунакларны 33 нче мәктәп директоры Лилия Салихҗанова.

Педагогик хезмәт ветераннары һөнәрнең мөһимлеген ассызыкладылар һәм: «Директор - барыннан да элек шәхес. Ә остазлык - ул гади киңәшләр генә түгел, ул озакка сузылган, өзлексез эш. Директор булу җиңел түгел, ул укытучылар белән дә, укучылар белән дә эшләргә тиеш. Тулаем үсеш перспективасын күрергә, һөнәри үсешкә омтылырга һәм белем алырга. Беркайчан да өлкән остазларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә, киңәш сорарга уңайсызланмагыз,  оялмагыз".

Шулай ук тәҗрибәле педагоглар, яхшы җитәкче аңлаучы кеше булырга тиеш, аңа үз командасы кирәк, дип ассызыкладылар. Очрашу азагында һәр яшь җитәкчегә өлкән остаз"беркеттеләр". Алар өчен мәктәпләргә һәм административ планеркаларга бару, мәгариф оешмаларында аудитлар (тикшерүләр) үткәрү һәм тугызынчы, унынчы сыйныфларны тәмамлаучылар белән очрашулар тәкъдим ителде.

Яшь директорлар педагогик хезмәт ветераннарына рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International