«Формируя будущее» форумында заманча дәреслекләр һәм үзебезнең мәгариф технологияләрен тәкъдим итәчәкләр

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

7-9 июньдә Казанда узачак Халыкара мәгариф министрлары форумы кысаларында махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Анда белем бирү процессын оештыру өчен уку һәм методик пособиеләр, шулай ук башка материаллар һәм җиһазлар, шул исәптән яңа мәгълүмати технологияләр тәкъдим ителәчәк.

«Просвещение» компанияләр төркеме күргәзмәдә фән кабинетлары, лабораторияләр һәм һөнәри сыйныфлар өчен җиһазлар тәкъдим итәчәк, шулай ук яңа укыту-методик комплектлар һәм мультибукалар (цифрлы өстәмәләр белән уку ярдәмлекләрен) күрсәтәчәк.

Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе стендында педагогларның квалификациясен күтәрү буенча яңа программалар турында сөйлиячәкләр. Монда ук яңа белем бирү фильмнары белән танышырга мөмкин булачак.

«Артек» Халыкара балалар үзәге стендында килүчеләр бөтен дөньяга танылган сәламәтләндерү лагерена юлламаны ничек алырга икәнен белә алачак.

Күргәзмәдә үз стендларын шулай ук Россия Мәгариф министрлыгының Халыкара хезмәттәшлек үзәге, Рособрнадзор, Һөнәри белем бирүне үстерү институты, Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты, "Орленок" Бөтенроссия балалар үзәге һәм башка күп кенә мәгариф оешмалары оештырачак.

Халыкара мәгариф министрлары форумының үзәк мәйданчыгы - «Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге Казан Технопаркы булачак. Форумны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International