БДИның төп чоры 8 июньдә , сайлау буенча иң популяр уку предметы - җәмгыять белеме буенча имтихан үтә. Быел аны 300 меңгә якын кеше тапшырачак.
Җәмгыять белеме буенча имтихан эше 25 биремнән тора: 16 - кыска җаваплы һәм 9 – киңәйтелгән җаваплы. Барысы өчен дә -3,5 сәгать вкыт бирелә. Югары уку йортларына керү өчен җәмгыять белеме буенча БДИның минималь балл 42 . Күп кенә чыгарылыш укучылары җәмгыять белемен иң җиңел предметларның берсе дип саный, әмма практикада барысы да алай түгел. Җәмгыять белеме буенча БДИ тапшыру өчен тарихка, философия, социология, икътисад һәм хәтта хокук нигезләренә төшенергә кирәк.